Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, балалар өчен Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз истәлегенә багышланган документаль фильмнар күрсәтелде.
Илебезне немец-фашист илбасарларыннан азат иткән яшь солдатларга нәрсәләр кичерергә, нинди сынаулар аша үтәргә туры килгәнен аңлау өчен китап укучыларыбыз экран аша шушы куркыныч чорга кайтып килделәр.