Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, халкыбызны эстетик яктан да тәрбияләү... "Туган як" музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.19 май көнне Караширмә авылы балалары белән туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардык. Берләшмәгә йөрүче балаларны Фаяголь апа музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Балаларда бу тарихи чыганакларда кызыксыну уянды. Без үз тарихыбызны белергә тиешбез.