1100 ел элек ислам динен кабул итү, дәүләт дине буларак мөһим тарихи әһәмияткә ия. 22 май көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл үзәгендә урнашкан "Габделхәй" исемендәге мәчеттә булдылар. Коръән укый белүче Наҗия апа балаларны ислам тарихы белән таныштырды, вәгазь укыды.Шулай ук балаларга өстәл янында әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтте. Алар аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Матур бинаның ишекләре һәркем өчен ачык.