Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 Маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.
6-11 май көннәрендә Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә китап укучылар өчен "Ул елларны, Хәтер, онытма!" дип исемләнгән күргәзмә-экспозиция тәкъдим итте. “Сугыш, синең ачы эзең китапларда саклана” , "Батырларның данлы эзен тарих саклар, хәтер саклар", "Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек", "Ялкынлы еллар хәтере" бүлекләреннән торган күргәзмәдә сугыш чоры вакыйгалары турында әдәби әсәрләр, авылдашларыбызның, райондашларыбызның сугышчан юлын чагылдырган китаплар, истәлекләр, төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.