«Петр беренче – бөек Россиянең беренче императоры»

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан 11 май көнне Айдар авыл китапханәсендә «Петр беренче – бөек Россиянең беренче императоры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Петр беренченең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган әдәбият тәкъдим ителде. Петр Беренче исеме һәркемгә билгеле, ул бөек дәүләткә нигез салучы.

Сәяси, икътисади, мәдәни, мәгърифәтчелек, белем бирү вакыйгалары да аның исеме белән бәйле. Нәкъ менә аның тарафыннан беренче мәдәни учаклар: музей, театрлар, парклар,  китапханә һәм фәннәр академиясе ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International