"Җиңү безнең йөрәкләрдә"

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

7 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан  тантаналы митинг һәм "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм концерты үкәрелде.Чара Ю. Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ф. Р. Махмутов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитете, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р. Р. Яхин котлавы һәм Максабаш авылы имамы Тимершәех хәзрәт Усманов хәер фатыйхасы бн башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре, Максабаш башлангыч мәктәбе һәм авыл үзешчәннәре катнашында үткән концертта сугыш турында шигырьләр укылды, сугыш еллары һәм җиңү турында җырлар, биюләр башкарылды. Соңыннан илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мәрхүм авылдашлар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәл янына веноклар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International