14 май көнне, Теләче стадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.
Анда районыбыз мәктәпләреннән 5 -10 сыйныф укучылары көч сынашты. Көн дәвамында укучылар турникта тартылу, пневматик мылтыктан ату, йөгерү, граната ату, туп этәрү, куллар белән җирдән этенү, вакытка АКМ – 74 автоматын сүтеп җыю кебек ярыш-биремнәр буеча көч сынаштылар. Баландыш төп мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Саруханян Милена отжиманиядән 3нче урынны яулады . Котлыйбыз!