«Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

14 май  көнне  Лаеш шәһәрендә  ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды. Иң яхшы сыйныф исемен билгеләү өчен республикабызның 25 районыннан 27 команда килде. Конкурс программасы 3 сынаудан гыйбарәт иде: «Безнең күңелле дус сыйныф» визит карточкасы, иҗади проектны яклау һәм «Цифрлаштыру елында ата-аналар» иҗади номеры. Бу чарада Теләче районы данын безнең Олы Мишә урта мәктәбе яклады. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча без мактаулы призлы урынга лаек булдык. Мәктәбебез диплом һәм портатив колонка белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International