16 май көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары белән очрашу булып узды.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

16 май көнне  Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары белән очрашу булып узды. Тимур Викторович Никонов 8,9,10 һәм 11 нче сыйныф укучыларына         «Саннар дәресе» проекты  кысаларында дәрес үткәрде.  Тимур Викторович «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасы буенча бик күп кызыклы фикерләр җиткерде,  үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Укучылар дәрестә  актив катнаштылар, инновацион технологияләр буенча үз фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International