17 май көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Балалар өчен бердәм ышаныч телефоны – 8-800-2000-122 номеры авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү максатыннан кертелә. «Балаларның ышаныч телефоны» - психологик хезмәт, анда балалар һәм ата-аналар үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Бу көнне, әлеге хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат тарату максатыннан, Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. мәктәп яшендәге балалар белән «Нәрсә ул «Ышаныч телефоны?» дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар әлеге телефонга шалтыратып, үзеңнең хис-кичерешләрең, проблемаларың турында сөйләргә һәм профессиональ ярдәм күрсәтүче психологлар ярдәме алырга мөмкин булуы белән таныштылар.