Халыкара Гаилә көне алдыннан, 14 май көнне, Шармыш авыл китапханәсендә "Әти, әни, китап, мин: бергә - китаплы гаилә" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Чара барышында катнашучылар гаилә, аның традицияләре, тынычлык, хөрмәт һәм иминлек кебек төшенчәләре турында сөйләште. Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр, гаилә проблемаларын яктырткан китапларның исемнәре искә төшерелде. Балалар Э. Успенскийның «Дядя Фёдор, пёс и кот и другие истории о Простоквашино» китабыннан өзек укыдылар. Очрашу ахырында барысына да «Венец всех ценностей - Семья» күргәзмәсеннән өйдә уку өчен китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International