Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннәтуллина З.Р. "Иң милли тәрбияче" республика конкурсының йомгаклау этабында катнашты, анда барлык җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Безнең педагог "Татар телендә белеем бирүче иң яхшы шөгыль» номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Конкурсантлар өчен Биектау районының Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында танып-белү-күңел ачу программасы оештырылган иде, ул мастер-классларны, Биектау районы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре чыгышларын үз эченә алды.