“Табын күрке – милли ризык”. Татар халкының милли ашлары үзенә бер мөһим урын алып тора.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә.  Шуны күздә тотып, 14 май көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Табын күрке - милли ризык” дип исемләнгән  әдәби музыкаль кичә оештырдылар. Кичә барышында “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары үзләре пешереп килгән милли ризыкларны башкаларга тәкъдим иттеләр, аларны үзләренә генә хас булган  әзерләү серләре белән уртаклаштылар, кызлар исә өлкәннәрдән  аш-су пешерү буенча күп кенә үзенчәлекләрне өйрәнделәр.  Чара үлән чәйләре эчеп,  табын артында матур җырлар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International