14 май көнне Сауш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл активлары белән берлектә «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә кушылды.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Хезмәт ветераннары Нурия Зәйнетдинова һәм Гәүхәрия Шигапова катнашында 2 алмагач, 4 миләш, 5 чия утыртылды.

Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет гражданы истәлегенә 27 миллион агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International