15 майда, табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә көненә карата  “Китаплы гаилә - татулыгы белән көчле” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Чара барышында гаиләләрдә килеп чыга торган  ситуацияләрне чишү юллары табылды. З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре” дигән китабына күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International