15 май көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Ахирәтләр мәҗлесе”, “Ак калфак” берләшмәләре кысаларында татар халкының онытыла барган көнкүреш йоласы “Кич утыру” күренеше үткәрде. Кичә башында халкыбызның милли йолалары, гореф - гадәтләре турында сөйләнде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”, ”Орчык тәгәрәтеш”, “Наза”, ”Түгәрәк” уеннары уйналды. Элеккеге җырларны җырлап, кул эшләре эшләп, берләшмә әгъзалары күңел ачтылар, яшьлек елларые исләренә төшерделр.