Балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең төп бурычларының берсе. Югары Кибәхуҗа мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче чаралар үткәрелә.Менә бүген дә балалар белән “ Ни өчен? Нәрсәгә? Ничек?” дип исемләнгән күңелле уен-викторина булып узды.Балалар пазллар җыйдылар, табышмакларга җавап бирделәр, эстафетада катнаштылар.