Бүген Теләче мәдәният йортында Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган "Буыннар эстафетасы" фестивале булып узды. Бүген үткән заман атмосферасына чумып, кызыл галстуклар тагарга, барабан сугарга, быргы яңгыратырга, пионер җырларын җырлап биюләрне башкарырга мөмкинчелек туды. Бу фестивальдә Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты һәм алар буыннар арасында дәвамчанлык барлыгын исбатладылар.