Теләче мөхтәсибәте призына футбол ярышы бара.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Бүген ​ районыбызның "Батыр" спорт комплексында, мөселманнар арасында, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Теләче мөхтәсибәте призына футбол ярышы бара.

Биш команда ​ - Теләче, Казан, Түбән Кама, Саба һәм Кукмара районы​ уенчылары катнашкан чарада район башлыгы Нәҗип Хәҗипов һәм районның имам- мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев та катнашып, уенчыларга җылы теләкләрен җиткерделәр, матур уен теләделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын-Казан шәһәре командасы

2 урын-Кукмара районы командасы

3 урын-Саба районы

4. Теләче районы

5 урын-Түбән Кама шәһәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International