Балаларда уңай характер, әти-әниләргә, өлкәннәргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Әдәпле һәм рәхмәтле була беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларны сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук бу чарада әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишелде.