Китап күргәзмәсе оештырылды.

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

25 май көнне Теләче балалар китапханәсендә «В каждой избушке – свои игрушки» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты - китапханәдән файдаланучыларны халкыбызның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше белән таныштыру иде.

Уенчык - иң борынгы иҗат төрләренең берсе. Гасырлар дәвамында ул халкыбыз мәдәнияте белән бергә үзгәрә, аның милли үзенчәлекләрен һәм үзгәлеген үз эченә ала. Элек уенчыкларга зур хөрмәт белән карыйлар иде. Алар тәрбия элементы гына түгел, ә кайчагында күп санлы гореф - гадәтләрнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнәләр.

Әлеге күргәзмәдә уенчыкларның барлыкка килү тарихы, аларның нинди материалдан ясалганы һәм ни өчен кулланылганы турында мәгълүмат бирелде. Биредә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә өлкәннәр һәм балалар уенчыкларны үзләре ясый алачак. Күргәзмә кысаларында кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында иң яхшы халык уенчыгы дигән рәсем конкурсы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International