«Ярдәм кулы»

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

    25 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән  Теләче музеенда кунакта булдылар. Музейда алар борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше белән, татар рухын саклап калган традицияләр белән таныштылар. Музей хезмәткәрләре мичтә ипи пешерү серләре белән дә уртаклаштылар. Социаль хезмәт алучыларга Теләче паркы буенча сәяхәт бигрәк тә ошады. Алар, уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр алып, өйләренә кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International