«Информатика буенча укучыларның проект һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыру»

2022 елның 4 июне, шимбә

2022 нче елның 18 нче маенда Теләче урта мәктәбе базасында информатика укытучылары өчен «Информатика буенча укучыларның проект һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыру» темасына семинар узды. Семинар кысаларында информатика укытучы Гаптрахманов Фәнис Фәнил улы "Информатика укытуда яңа мөмкинлекләр, укучыларның проект һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда яңа алымнар"темасына мастер-класс үткәрде.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды :
- "ФГОС-2021" Мәгариф эчтәлеген яңартуның төп аспектлары»;
- "Информатиканы өйрәнүдә цифрлы белем бирү контенты»;
- "Информатика буенча укучыларның проект һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыру»
Шулай ук укучыларны БДИга һәм ОГЭ га әзерләү мәсьәләләре дә каралды . Семинар нәтиҗәле узды, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International