Ленар Шәех - Казан, Мәскәү һәм Уфада татар, рус һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән күп кенә китаплар авторы

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Аның шигырьләре Әзербайҗан, кыргыз, якут, чуаш телләренә дә тәрҗемә ителә. Ленар Шәехнең гыйбрәтле шигырьләре балаларны кызыклы әйберләрне күрергә, этикет кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә, хайваннарның гаҗәеп тормышын белергә ярдәм итә. Шагыйрьнең төп геройлары тыңлаучан, шул ук вакытта шаян да. Казаклар авыл китапханәсендә Ленар Шәехның туган көне уңаеннан "Һәр шигырь – үзе бер әкият " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар аның иҗаты белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International