Бу бәйрәм - гаилә һәм аның традицияләре сакланган авылда яшәүче һәм хезмәт сөеп эшләүче хатын-кызлар бәйрәме. 12 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, «Авыл хатын кызлары – илебез йолдызлары» дип исемләнгән тематик кичә әзерләделәр. Очрашу кунаклары авылыбызның төрле яшьтәге хатын-кызлары иде. Кичә барышында хатын-кызлар өчен котлаулар, җырлар, матур шигырьләр яңгырады. Алып баручылар "Ризыкны таны", "Хатын-кызлар тылсымы", "Мәкальне дәвам ит", "Таркалган сүзләр"-хәрефләрдән сүзләр төзү уеннарын үткәрделәр. Укучылар игътибарына "Милли ашларыбыз - өстәл бизәге" исемле китап-журналлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кояшны хәтерләткән зур түгәрәк дөге бәлеше – бәйрәм табынының төп ризыкларыннан берсе иде. Ул ана сөте сыман туклыклы, туган телебез кебек татлы да! Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.