Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт...

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта  кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр... Көзге урман шулкадәр матур, сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең  белән күрергә кирәк.  Шул уңайдан 13 октябрь көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көзге урман”- фото-бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә укучылар һәм яшьләр бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International