Әтиләр көне - Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Бу көнне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр - Россия Президенты 2021 елда тиешле указга кул куйды. Шуңа күрә Россия әтиләре рәсми көнне 2022 елның 16 октябрендә билгеләп үтәчәк. Балаларны тәрбияләүдә ата ролен ныгыту максатыннан, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар узды. Әтиләр атнасы « Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дәресе, «Әти белән бер көн» , «Әтигә бүләк» акцияләре, әтиләр өчен видеокотлаулар белән үрелеп барды.