2021 елның 4 октябренән Россия Федерациясе Президентының 573 номерлы Указы нигезендә "Әтиләр көне" дигән яңа бәйрәм барлыкка килде.

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Ул ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм балалар тәрбияләүдә  әтиләрнең  ролен арттыруга юнәлтелгән. Теләче үзәк китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә укучыларны "Әти белән укыйбыз" дип исемләнгән фотоакциядә катнашырга чакырган иде. Әлеге акция китапханәгә килгән фотолардан төзелгән  видео белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International