Гаиләнең ныклы терәге, ышанычы, таянычы, яклаучысы булган әтиләребез әлеге матур бәйрәмгә лаектыр. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Гаилә терәге сез, Әтиләр!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырды. Гаиләдә әти кешенең роле, дәрәҗәсе, әти тәрбиясе, ата кайгыртуы турында җанлы әңгәмә корылды, матур әдәбият әсәрләреннән әти ролен яктырткан өзекләр, шигырьләр укылды.