Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яштән өйрәтү хәзерге заманның иң актуаль мәсәләсе булып тора. Теләче 2нче балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар белән берлектә юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча төрле чаралар даими уздырылып тора
29нчы ноябрь көнне, балалар катнашында юл-транспорт травматизмы дәрәҗәсен киметү, балаларда юлда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен формалаштыру, ата-аналарның җаваплылык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, тәрбиячеләр Зиннәтова И.Н. һәм Хәбирова А. Р. «Кайгыртучан әни» исемле спорт чарасы үткәрелделәр. Әлеге чарада зурлар төркеме балалары һәм аларның әниләре катнашты. Әниләр ике командага бүленеп, төрле ярышларда көч сынаштылар. Әниләр һәм балалар өчен мультимедиа уеннары белән презентация , юл билгеләре турында викторина әзерләнде. Әниләр "Баланы махсус утыргычка утырт", "Бу нинди юл билгесе", "Минем кайгыртучан әнием» конкурсларында көч сынаштылар. Чара барышында күп эмоцияләр, яхшы кәеф, уеннар, сораулар һәм уңай җаваплар күп булды.
Чараларны мондый формада уздыру педагогларга ата-аналар белән эшләүне оптимальләштерергә, баланың шәхесен тулысынча үстерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле әти-әниләр, СЕЗ дә шуны онытмагыз: сез балаларыгыз өчен иң яхшы үрнәк!