«Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Әлеге чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Теләче районы китапханәчеләре дә әлеге чарада катнашып, диктант яздылар. Диктантның тексты булып Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән өзек сайланган. Мондый чараларның массакүләм уздырылуы күңелне үстерә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә, язучыларыбызга булган кадер-хөрмәтне арттыра.