Һәр илнең үзенә генә хас символлары бар, ул аны башка дәүләтләрдән аерып тора, милләтнең бәйсезлеген һәм тарихи үзенчәлеген ассызыклый. 30 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Федерациясе гербы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көннәренә «Россия дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы символлары» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Ватан турында сөйләшү өчен балаларны җыю китапханәдә яхшы традициягә әйләнде. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Россия һәм республикабызның тарихын, мәдәни мирасын популярлаштыру — үсеп килүче буын белән китапханә эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Балалар үзләренә бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. Россиянең хәзерге гербы турында сөйләделәр, шулай ук гербның үсеш тарихын карадылар, Гасырлар дәвамында хакимият үзгәрде, герб да үзгәрде, шулай ук балалар Татарстан флагы тарихының төп этапларын белделәр. Чара ахырында катнашучылар арасында “Россия гербы һәм Татарстан флагы ясыйбыз” дигән рәсем бәйгесе үткәрелде.