Мәктәбебез укучылары төрле чараларда катнашуларын дәвам итәләр. 30 ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбенен 5-7 нче сыйныф укучылары, мәктәп директоры Хамидуллина Сәйлән Нәгыймовна , класс җитәкчеләре Бәширова Н.И., Миннебаева Г.Ш.лар Теләче муниципаль районы “Туган якны өйрәнү” музее тарафыннан оештырылган “Минем туган төбәгем” мәгълүмати чарасында катнаштылар. Танып-белү экскурсиясе укучылар өчен бик кызыклы, файдалы да булды. Алар музей залындагы төрле экспозицияләр белән таныштылар, экспонатларны кызыксынып карадылар. Балалар музейга барудан бик канәгать калдылар. Музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.