«Туган яктан җылы оекбашлар».

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан 29-30 ноябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Туган яктан җылы оекбашлар» акциясе башлап җибәрде. Кышкы кичләрдә алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетлщребез өчен  йон оекбашлар бәйләделәр. Җылы бүләкләр тиздән хәрби хезмәткәрләргә җибәреләчәк. Әлеге акциядә барлык битараф булмаган авылдашлар катнашты. Җылы оекбашларны өйдә бәйләп, соңыннан китапханәгә тапшырырга да мөмкин. Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата да булыша ала, чөнки ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм. Рухландыра, өмет уята торганнары, билгеле. Андыйларын күбрәк, ешрак әйтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International