Әлеге чара урта һәм өлкән сыйныф укучыларына исәпләнгән, алар инде җитди нәрсәләр хакында фикер алыша ала. Ситуацияне үзгәртү бары тик актив гражданлык позициясен тәрбияләү, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә коррупциягә каршы мөнәсәбәт тәрбияләү аша гына мөмкин. Безнең төп бурычыбыз - бу проблеманы билгеләү, коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт уятырга, законны үтәүнең мөһимлеген аңларга тырышу иде. Балалар төрле илләрдә коррупция өчен җәза бирү турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, бу теманы танылган әдәби әсәрләрдә ачыкладылар, тәкъдим ителгән берничә ситуацияне тикшерделәр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, кроссвордлар чиштеләр. Соңыннан җәмгыятьнең бу күренеше турында видеороликлар карадылар.