1 декабрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Иске Җөри, Үзәк урта һәм Баландыш, Сауш төп мәктәпләреннән килгән укытучылар дәрес күрсәттеләр. Финалга чыгучылар "Мастер класс"та катнашачак.