“Бер җылы сүз җитә йөрәккә....”

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан  мөмкинлекләре чикле булган китапханәбезнең дусты Айрат Якупов белән китапханәдә очрашу булып узды. Шигъри җанлы, әдәбияткә гашыйк китап укучыбыз Айрат Татар конгрессы оештырган “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесендә Люция Әблиеваның “Миһербанлык” шигырен башкарып 1 урынны яулады. Айратка алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!

Китапханәнең уку залында Иске Җөри авылында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган I төркем инвалид Миләүшә Шәкүрованың кул эшләреннән күргәзмә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International