1 декабрь — Халыкара СПИДка каршы көрәш көне.

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген моны истә тотарга гына түгел, ә әлегә дәвалап булмый торган авыруны йөртә торган кешеләргә карата түземле булырга өнди. Баландыш авыл китапханәсендә «Яман чирга каршы бергаләп!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарага 8 нче сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучыларга ВИЧ-инфекция, СПИД, ВИЧның СПИД стадиясенә ничек күчүе, ВИЧның ничек йоктырылуы,  профилактика чаралары турында сөйләде. Бу чарада балалар сәламәтлекне саклау  турында белем алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International