«WorldSkills».

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

30 ноябрьдә Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты узды.

Катнашучылар арасында Үзәк  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр дә бар иде . Чемпионат мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле һөнәрләр белән танышу һәм анда үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирү өчен уздырылды. Проектның уникальлеге шунда ки, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һөнәри күнекмәләрне үзләштерүдә көч сынаша ала. Балалар төрле номинацияләрдә катнаштылар: “Чәчтараш”, “Ресторан сервисы”,”Карвинг”, “Архитектура”,”Флористика”, “Пешекче эше”, “Кондитер эше”. Кызлар һәм малайлар сайланган һөнәрләрдә үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.

Мәктәп директоры Анатолий Николаев балаларның барлык эшләрен дә җентекләп карады: чәчәкләрдән матур композицияне, архитекторлар эшләгән йортларны, яшь чәчтарашның чәч җыю стилен, яңа ел өстәле сервировкасын, җиләк-җимешне матур итеп кисеп куюны.Пешекчеләребез һәм кондитерларыбыз әзерләгән тәмле кекс һәм бутербродларны авыз итеп тә карады. ​ Барлык катнашучыларга да җиңүче дипломнары тапшырылды.

Безнең җиңүчеләрне котлыйбыз!!! Кем белә, бәлки " WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу кызлар һәм малайлар өчен киләчәктә эшче һөнәрен сайлауда беренче адым булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International