2 декабрь көнне, Теләче балалар китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары өчен «Китап укучы бул, дустым!» дип исемләнгән чара булып узды. Беренчеләр китаплар дөньясына кызыклы сәяхәт кылдылар: китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, бизәлгән китаплар күргәзмәсенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук балаларга китаплар белән дөрес эш итү, аларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үз - үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләп үтелде. Укучылар «абонемент», «уку залы», «формуляр» төшенчәләренең нәрсә аңлатуын, һәр китапның үз урыны булуын һәм китапханәдә нинди тәртип буенча урнаштырылуын белделәр. Балалар өчен әкиятләрдән төзелгән «Что за прелесть эти сказки?» дигән викторина да кызыклы булды, анда алар рус халык әкиятләрендә һәм башка әкиятләрдә белемнәрен сынап карый алдылар. Биремнәр белән барысы да бик актив эшләделәр. Ә ахырда балаларга китапханәгә кагылышлы мультфильмнар һәм юбиляр китаплар буенча презентация күрсәтелде.