Инвалид бала тәрбияәләнә торган гаилә аерым кагыйдәләр буенча яши. Андый балаларны тәрбияләү ата-аналардан сабырлык таләп итә. Шуңа да без алар алдында баш иябез һәм түземлек телибез. Районда уздырыла торган инвалидлар декадасы да дәүләт, җәмгыять структураларының игътибарын шушы проблемага юнәлтүне максат итеп куя.
1 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен зур чара уздырдылар. Бу чара район мәдәният йортында үткәрелде. Алар өчен яңа һәм кызыклы конкурслар оештырылды. Аниматорның чыгышын балалар аеруча яратып көтеп алалар. Аларның күңелле һәм шатлыклы йөзләре әниләргә бәхет өстәде. Шулай ук мастер-класслар, спорт уеннары да балалар өчен файдалы булды. Соңыннан барысына да иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән тәмле күчтәнәчләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.