«Ел укытучысы -2023»

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

2022 елның 29-30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә Теләче муниципаль районы  Үзәк һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Ел укытучысы -2023»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.

«Педагогик дебют» номинациясендә барлыгы 3 педагог һәм «Ел укытучысы» номинациясендә 11 педагог катнашты. Олы Мишә урта мәктәбе данын төрле номинацияләрдә әлеге укытучылар яклады: "Педагогик дебют"  Гарипова Г.Г., "Ел укытучысы"Мингазова Д.Н. һәм Власова Н.М., "Иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучысы" Хәмидуллина Р.Ф., "Ел тәрбиячесе" Назмутдинова Г.Г..

Конкурсның икенче этабы «Мастер-класс» биреме белән 2022 елның 12 декабрендә Үзәк урта мәктәбендә узачак. Биредә безнең мәктәп укытучылары да үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

Катнашучыларга киләсе этапта уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International