Акциядә мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары, методистлар, укытучылар һәм укучылар катнашты. Кан төсе тасмасы-СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы- ярдәм һәм Спидсыз киләчәккә өмет символы. Бөтен дөньяда зур популярлык казанган бу битарафлык символы 1991-нче елда рәссам Фрэнк Мур уйлап тапты. Акция җәмәгатьчелек игътибарын кеше тормышының кыйммәте проблемасына җәлеп итү, ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча яшьләрнең мәгълүматлылыгын арттыру, җәмгыятьтә ВИЧ-позитив статуслы кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.