Теләче районында 1 нче декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган традицион декада узды. Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгать игътибарын җәлеп итү, шулай ук “инвалидлар хәзерге җәмгыятьтә тормыш итәргә яраксыз кешеләр” дигән ялгыш фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелде. Декада кысаларында, уздырылучы чарада «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре дэ бик куп көч керттеләр. Социаль хезмәттән файдаланучы инвалидлар да әлеге чарага чакырылды. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мәдәни, спорт, иҗади эшчәнлекне үз эченә алган программа эшләнелде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә исэптэ торучы инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Аларның энә-ыргак белән бәйләнгән эшләнмәләренең һәрберсенә күңел җылысы салынган. Чарага килүчеләр төрле спорт уеннарында, иҗади номерларда бик теләп катнаштылар, үзлүренен сәләтләрен күрсәттеләр. Яхшы кәеф, киләчәккә өмет белән, канәгать калып таралыштылар.