3 декабрь көнне район мәдәният йортында буыннар арасындагы бәйләнешне, туганлыкны ныгыта, нәсел тармакларын барлауны максат иткән “Шәҗәрә – Моя родословная” Бөтенроссия фестиваль- бәйгенең финал өлеше булып үтте.
Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә икенче ел рәттән үткәрелеп килә.
Бәйгегә барлыгы 150 гариза кабул ителде. Шуның 37 се иң яхшылары дип сайланды һәм финалга узды. 10 финалист җиңүче дип табылды.
Бәйрәм чарасы мәртәбәле кунаклар чыгышы белән үрелеп барды.