Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп. Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. 2 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны “Мәрхәмәтле булыйк, кешеләр!” дип исемләнгән очрашу-кичәгә чакырды. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр тарафына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Китапханәче балалар шагыйрьләренең иң кызыклы шигырьләрен укыды, чарабыз кунаклары аларны зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Соңыннан аларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән бүләкләр таратылды.