Инвалидлар декадасы

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча ел саен Инвалидлар декадасы уза. Ул  җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә. Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Мөстәкыйль балалар» отряды активистлары нәкъ менә шушы максаттан Шәкүров Илдан һәм Мөхәммәтҗанов Фәрхәткә кунакка барып бүләкләр тапшырдылар, алар белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International