Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә  аяныч язмышка дучар булган талантлы  язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова иҗатларына багышланган китаплар урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр. 

Шулай ук “Җаныгызны җылы сүз белән җылытыйк” дигән акция кысаларында Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган авылдашлары белән очраштылар. Хәлләрен белешеп, күчтәнәч-пакет тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International