2 декабрьдә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре «2022 ел - Россия халыкларының мәдәни мирас елы» күргәзмә – экспозициясе янында «Традиция һәм һөнәрчелек» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. Шәтке мәдәният йортында «Традиция һәм һөнәрчелек» дәресендә авылда яшәүчеләрнең кул эшләре турында сүз барды. Агачтан үрү (чабата, кәрзин), күн эшләнмәләре (җигүле ат һәм бизәнү әйберләре өчен), чүлмәк ясау (көнкүреш ихтыяҗлары өчен), чигү, татар милли ризыклары хакында сөйләнде.