Коррупциягә каршы сыйныф сәгатьләре

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

   7 декабрь көнне Теләче районы Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш буенча класс сәгатьләре узды.  Әлеге чараларның максаты:

- Укучыларда коррупциянең нәрсә булуы, коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштыру, аңа каршы көрәш буенча хөкүмәт тарафыннан нинди чаралар күрелүе турында күзаллаулар формалаштырырга. Яшьләр коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә ала.

- Бу мәсьәләгә карата үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру.

- Укучыларда үз фикерләрен белдерү һәм аны дәлилләү сәләтен үстерү. - Дәүләт каршында җаваплылык хисе тәрбияләргә. Төп бурыч - коррупциягә каршы торуга нигезләнгән төгәл гражданлык позициясен формалаштыру.

Дәресләр барышында коррупция, коррупция билгеләре һәм коррупция барлыкка килү сәбәпләре турында әңгәмә үткәрелде. «Коррупция» сәхнәсен уйнадылар. Укучылар өйрәнелгән теманың символы буларак рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International